АА
Адиля Ахметзянова
10 август, 2015 ел
Кая карама, һәр якта,
Барсы да бугай гашыйк.
Гашыйк булмаган сирәк,
Аларны санап тормыйк.

Бар кеше дә ярата,
Кирәк булса әле хәтта,
Үзенә дә карата.
Тик ни өчен бу ярату,
Сузылмыйдыр озакка.

Һәр кешенең чын мәхәббәт,
Барсы өзелеп сөя.
Тик ни өчен бу мәхәббәт
Алай бик тиз соң сүнә?

Чын хисләр, чын яратулар
Калды микән соң әле?
Бер ничә көнгә сузылган
Ярату, мәхәббәт түгел әле.

Парлар, беркөн, аерылышкач,
Я бик нык кайгыралар.
Я бөтенләй борчылмыйча,
Бүтән кеше табалар.

Һаман парлар үзгәрәләр,
Көн дә икенче кеше.
Болай барса алга таба,
Мәхәббәтнең бөтенләй дә,
Җирдә калмастыр эзе.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 0908152129
27
1
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
6 октябрь, 2017 ел
Хэерле кичлэр, Адиля, сезнен тагын шигырьлэрегезне курэсе килэ иде, кайдан укып була икэн? Бик матур язасыз, унышлар алга таба.
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез