АГ
Азат Гомәров
23 октябрь, 2015 ел
Күзем йомам анда син бар але,
Шундый гына апа-ак киемнән.
Кояш малай балып карап тора,
Нур бөркелә синең йөзеңнән.

Элекечә сабый бала кебек,
Абый диеп сиңа киләсем.
Ераклардан кайтып яннарыңа,
Елмаясым килә көләсем.

Әти –әни барсын бирде миңа,
Өстем бөтен, алда барсы бар.
Яннарымда олы кеше булган,
Сине генә сагынуым бар.

Ак кышларга тиңләп әллә,
Аклык күрәм синең йөзеңдә.
Аклык кына түгел сафлыгын да,
Күрер идем синең үзеңдә.
Автор: Азат Гумиров
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2310152137
61
1
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
БА
Билгесез автор
12 июль, 2016 ел
Бик яхшы әйтелгән, молодец Азат!
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез