АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Сарык бәете

Бу язманы укырга
Бер сарыкның уйга баткан чагын
Бәет итеп язды каләмем.
Иртәгәсе көнгә, бәйрәм өчен,
Табын күрке буласы мәлен.

Ул көтүдән чыгар иде микән,
Ни генә эшләсен ялгызы.
Көтүдән тыш бүре сагалый ди,
Чыгармый да хуҗа камчысы.

Сарык арасында ырым йөри,
Башка көтүләр дә бар икән.
Имештердә берчак берәү чыгып
Яңа хуҗаларга эләккән.

Яңа хуҗа бу берәүгә бик шат,
Җайлап, майлап көтүгә керткән.
Ләкин бу көтүдә дә сарыкка
Шул ук караш, шул тәртип икән.

Сарык җонын язга чыккач кыркып
Бәйләм җебе була хуҗага,
Аннары ул җептән кием бәйләп,
Файда ала чыккач сатуга.

Сарык йөри рәхәт, хуҗа әйбәт,
Хуҗасы бит аны кайгырта.
Корбан булырга да әзер сарык.
Сарыкларга шулай язганга.

Ә бүре бар, көтү эчендә ул,
Сарык киеменнән арада,
Хуҗа белән шулай килешенгән
Бәлки, аңлыларын ашарга.

Сарык өчен бер дә борчылмагыз
Кечкенәдән аңга кертелгән
Сарык заты хуҗа бәйрәмендә
Корбан буласына күнеккән.

Малтуары кими, хуҗа сизде
Бүрегә юк инде ышаныч.
Башка көтү асырамам диде,
Кош-корт алды - яңа башлангыч.
23.01.2024
Уникаль идентификатор: 0904242253
5
2
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
10 апрель, 2024 ел
Әзрәк жәлләттереп куйды әле бу сарыкларны
1
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
11 апрель, 2024 ел
Хис-тойгылар дәвере әкрен генә артта кала шул. Хәзерге вакытта күрәзә дә, тоемлау, сиземләү дә кирәкми. Бер сарыкның клонын ясаудан яңа чор, кешелекне чимал буларак куллануны ачыктан-ачык күрсәтеп эш итү башланды.
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез