БА
Билгесез автор
6 декабрь, 2014 ел
Әни,нихәл? диеп шалтыратам
Хәлең ничек бүген,кәефең?
Тавышыңны иртән ишетмәсәм
Алга бармас сыман бер эшем.
Биш минутка бармый сөйләшүең
Рәхмәт кызым....акчаң бетмәсен!
Әбитең дэ кайткач иркенләбрәк
Бүген әле тагын дәшерсең.
Балаларның тазалыгын сорый,
Кияү үз эшенә киттемә?
Ярар кызым,озак сөйләшә,дип
Орышмасың хужаң эшеңдә)
И Әнием! синең шул сүзләрең
Майлар булып ята күңелгә!
Шөкер ! диям һәркөн Әниемнең
Хәле яхшылыкны белүгә!
Авырыплар китә күрмә Әни!
Онытылсын авыр тойгылар,
,,Кызым,,диеп жавап кайтаручы
Ярый әле жирдә Әни бар!
Әниләр көне
Уникаль идентификатор: 0612142097
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез