АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
4 март, 2024 ел

***

Бата-чума күккә карап,
Бер пескәем кардан бара,
Ә карт мәче тыныч кына,
Сагышланып, карап тора.

Сагышлары яшьлегендә,
Самими дәверендә,
Үзен күрә яшь пескәйдә,
«Минем арттан бар, әйдә!»

Дәрес бирә карт мәче,
Киңәшләре кыйммәтле.
«Басар юлың булмаса,
Күз юнәлсен кыйблага.

Син һәм мин, без җир халкы,
Күктә булсын кошлар хакы.
Үз кыйблаңда юлың сакла,
Җил ияртте дип, алданма»
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0403242233
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез