АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
11 март, 2024 ел

Яз кергән күңелемә

Бер күңелле көй күңелдә,
Шатланам юктан үзем,
Кояш нурлары җемелди,
Чагыла шуңа күзем.

Туган ягыма яз килә,
Юкара өстә кием.
Серле, моңлы, назлы хискә
Төренә язгы көнем.

Уята кошлар сайравы
Ямьле яз иртәсендә,
Хуш килә чыпчык җырлавы
Яз кергән күңелемә.
11.03.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1103242238
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез