АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
27 март, 2024 ел

Тукайга

Агарту эшен башкарып,
Тугры булып халкыңа,
Мәгърифәткә әйдәп бардың
Каләм алып кулыңа.

Яшь язучының хезмәте
Юкка түгел, түгел лә,
Һәр татарның күңеленнән
Тукай сүзе түгелә.

Күз карасыдай саклыйбыз
Язмаларны китапта,
Балкысын һәрчак иҗатың -
Йөзек кашы татарда.

Күңлең биреп, сүз сәнгатен
Яңа үрләргә керттең.
Яхшылык вә яманлыкны
Сабыйлыктан күрсәттең.

Тукай таптаган сукмактан
Атлый татар баласы,
Гасыр аша яңгырасын
Бөек халкым авазы!
27.03.2024
Тукай туган көне
Уникаль идентификатор: 2703242247
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез