АГ
Алсу Галеева(Сафина)
8 апрель, 2024 ел

Кызык иттерәм

"Чилить" итә әбекәем,
Эшкә ул бармый.
Смартфондагы блогерларны
Дүрт күзләп карый.

"Читер" минем зур абыем,
Колакчын алган.
"Маша белән Аю"ны ул
Минсез караган.

Үзем белән уйнатырга
Хәйләне беләм.
"Вай-фай" төймәсенә басып,
Кызык иттерәм.
Уникаль идентификатор: 0804242250
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез