Röstäm Şakir
22 февраль, 2025 ел

Гадел түгел

Мин биргән еллар сиңа
Ялгыз сыман узган…
Син киткән көннән бирле
Яфраклар да сулган.

Мин биргән назлар сиңа
Бер мизгеллек булган…
Карашларың – читкә,
Йөрәгең әллә кайда туңган.

Ә мин һаман шул ук,
Кайчак сине уйлап.
Гадел түгел, димен,
Ялгыз таңнар уятып.

Гадел түгел… Мин бит
Йөрәгемне ачтым,
Ә син бары тик
Бер истәлек булып калдың…
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 2202252454
5
0
87
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез