Чыгарылыш көнгә шигыремнең
Сүзләренне өйдә калдырдым.
Аны эзләп табу ниятендә
Челтәр киңлекләрен актардым.
Кинәт кенә, бармагым астында
Бер сәхифә төште күземә.
Озак уйламыйча, нәтиҗәдә,
Карар кылдым анда керергә.
Керсәм, нәрсә күрим – бөтен нәрсә
Минем туган, татар телендә.
Матур хәрефләр белән язылган
Балкып тора анда шигырьләр.
Үземнең шәхесемне теркәгәч,
Сәхифәне башлыйм карарга...
Белмим, күргәнем бармы Челтәрдә
Тагын шома, туры, анардан.
Ярый бастырырга үз шигырьне,
Башкаларын ярый укырга...
Үзем шаккатам шул сәхифәгә,
Әллә ялгыш, әллә могҗиза...
Бу шигырь белән “Digital шигырь” сәхифәсен ясаучыларга зур рәхмәт әйтергә телим
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
AT
15 июнь, 2025 ел
Эшемне шулай җылы бәяләп, шигырь багышлавыгыз өчен чын күңелдән зур рәхмәт. Шигырегез бик әйбәт килеп чыккан — миңа бик ошады, кызык та, күңелле дә булган. Шундый иҗади караш белән уртаклашуыгыз мине шатландырды. Көтмәгәндә шундый матур бәя алу, бу сайтның кемгәдер кызык һәм кирәк булуын күрсәтте. Димәк, мин куйган көч юкка булмаган икән. Тагын бер кат зур рәхмәт!
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез