РФ
Рашид Фәттәх
19 июнь, 2025 ел

Ваемсыз кешеләргә багышлап.

Нәрсә генә әйтмә, кайбер кеше
Ишетми дә, ничек сөйләшә.
Аралашканнан соң, җан анардан
Йөгерергә тизрәк эндәшә.

“Күзгә кара, кемгә сүзләр кертәм?!”
“Нишләп, кәҗә, җавап бирмәдең?!”
“Нигә, әтәч, кичә, кирәк чакта,
Миңа һичтә ярдәм итмәдең?!”

“Тынычрак йөре, башны катырма!”
“Күт күтәреп, тизрәк, киләле!”
“Нәрсә, сурәткә мине төшердең,
Шалтраткычны монда бирәле!”

Сезгә менә оят түгел шулай
Кешеләрнең җанны тияргә?
Әллә шулкадәр авыр, мөмкинсез
Әзрәк матур сүзләр дияргә?
Уникаль идентификатор: 1906252499
2
0
24
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез