РФ
Рашид Фәттәх
24 июнь, 2025 ел

Бала һәм шалтраткыч.

Хәзер, әгәрдә баладан
Алырга шалтраткычны,
Ул сезгә шул ук вакытта
Игълан итәр сугышны.

Үз бүлмәсендә бикләнер,
Пәрдәләрне дә ябар.
Почмакта ятыр, бирмичә
Чакыруга җаваплар.

Тик, бер дә борчылмагыз, ул
Шунардан тиз бирелер.
Чөнки, озакламый аның
Ашыйсы каты килер.
Уникаль идентификатор: 2406252519
1
0
15
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез