РФ
Рашид Фәттәх
28 июнь, 2025 ел

Түзәр идең?

Дускаем, ал бер кулыңа
Яндырылган шырпыны.
Синең уч яныңда аны
Тотып тор биш секундны.

Нәрсә, кайнар? Өч мизгел дә
Син аны тоталмассың.
Чөнки учакның көченә
Берничек чыдамассың.

Хәзер әйтеп куй миңа, күп
Начарлык эшләгәннән,
Син әзерме Җәһәннәмнең
Учакларын түзәргә?!
Уникаль идентификатор: 2806252545
1
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез