РФ
Рашид Фәттәх
30 июнь, 2025 ел

Үтте...

Менә, җәйнең бер ай үтте,
Яңгырлы июнь бетте.
Хәзер, ышанам, кояшлы
Август һәм июль килде.

Гәрчә, ышаныч артык юк
Кояш нурын күрергә.
Кайчан йөз тамчылар һәркөн
Тәрәзәгә бәрелә.

Бер ай үтте. Бернәрсә дә
Эшләмәдем, гомумән.
Утырам, уйлыйм, нәрсәдән
Миңа башларга икән...
Уникаль идентификатор: 3006252555
1
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез