РФ
Рашид Фәттәх
3 июль, 2025 ел

Казан тормышы

Төрле нәрсәләр турында
Сөйләшәләр балалар.
Төтен чыгарып, выжылдап,
Йөриләр машиналар.

Кешеләр дә ашыгалар,
Кем кунакка, кем эшкә.
Кемнәр ризыклар артыннан
Бара базар-кибеткә.

Кемдер бинада утыра,
Тәмле каһвәләр эчеп.
Кемдер саф һаваны сулый,
Урамнардан йөгереп.

Мәчеттән матур тавышлы
Ишетелә азаннар...
Чиркәүдә кыңгырау чыңлый –
Тормыш кайный Казанда.
Уникаль идентификатор: 0307252583
1
0
6
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез