РФ
Рашид Фәттәх
6 июль, 2025 ел

Сүзләр һәм эшләр

Сүзләр – ул һава туздыру гына,
Эшләр – иң файдалы гамәлләр.
Ниндиләре кирәк өлкәләрдә
Кеше булдырганын күрсәтә.

Чын төзүче “шәп төзим” – дип әйтми,
Ә көн буе сала йортларны.
Чын мөгаллим “күп беләм” – мактанмый,
Ә укыта бала-чаганы.

Кайчан инде җирнең һәр кешегә
Шундый уйлар килеп җитәрләр...
Кайчан алар, буш сүздән котылып,
Һава туздырмыйча, эшләрләр...
Уникаль идентификатор: 0607252599
1
0
33
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез