РФ
Рашид Фәттәх
18 июль, 2025 ел

Минем тәүбә...

Соңгы вакытта, белеп дөньяны,
Аңлыйм, күпме хата ясадым.
Ничек безнең чибәр җиребезгә
Ялган караш белән карадым.

Мәхәббәт-сөюне кыса идем,
Санап аны явыз хис булып.
Кирәксез эшне башкара идем,
Вакытымны бушка туздырып...

Үч итәргә уйлый тора идем,
Хәтта белеп, нинди ул гөнаһ.
Ата-ана белән бәхәсләштем,
Нәрсә миңа дөрес тоелган...

Я Ходаем, гафу итче мине,
Чынлап, булдым ялган фикердә...
Хаклыкка күзне ачканың өчен
Рәхмәт Сиңа телим әйтергә...
Уникаль идентификатор: 1807252688
2
0
26
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез