Кайбересе каргый башлыкларны,
Имеш, менә, алар кыскарта
Татар телне һәм әдәбиятне
Алып ташлый уку йортлардан.
Анысы бар, һәм ул дөрес түгел,
Ләкин, ничек күптән әйттеләр,
Дөньяны үзгәртергә омтылсаң,
Көрәшеңне башла үзеңнән.
Мәсәлән, туктамагыз гайләдә
Сөйләшергә татар телендә.
Татар әдәбиятен укырга,
Бик күп татар сүзен белергә.
Шулай, әкренләп-әкренләп барып,
Татар телен бергә сакларбыз.
Һәм ул камил телне бетерергә
Теләкләрен тотып, атарбыз.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез