РФ
Рашид Фәттәх
23 июль, 2025 ел

Нейро-челтәрләр...

Хәзерге вакытта бик күп
Төрле нейро-челтәрләр.
Әле өр-яңалары да
Һәркөн дөнья күрәләр.

Бер төймәгә басу өчен
Эшли бөтен эшеңне.
Шома сүзле текстны яза,
Ясый матур рәсемне.

Хәтта видеоларны да
Төшерергә өйрәнгән.
Нәрсә анардан сорарсың,
Бер мизгелдән күрсәтә.

Бөтен почмакта ике сүз:
“Нинди нейро-челтәрләр!
Булышалар көнкүрештә,
Кәефне күтәрәләр!”

Тыярга кирәк аларны,
Күбесен бетерергә.
Чөнки, башка төрле акыл
Кирәк булмас кешегә...
Уникаль идентификатор: 2307252711
2
0
16
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез