Хәзер әйтәм сезгә, ни сәбәпле
Әйберләргә үсә бәяләр –
Чөнки, оешмалар рекламага
Шактый акча түгеп бирәләр.
Урамнан да тыныч йөрү читен,
Бөтен якта төсле игъланнар:
“Бездә иң тәмле чәй һәм бәлешләр!”
“Бездә йомшак, ап-ак краватлар!”
Бәя төшерү, сыйфат арттыру...
Узган гасыр булып санала.
Ә шул кирәкмәгән рекламага
Акча ага, имеш елгадан.
Шуңа күрә, бәяләр дә үсә,
Сыйфаты да һәр ай начара...
Сизү, имеш җитештерүчеләр
Тырышалар бары акчага!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез