“Мисбах, кичә шундый нәрсә
Насыйп булды күрергә!
Табигатьттә иң сирәк ул,
Телим сиңа әйтергә!
Аны күрү – инде бәхет,
Бигрәк олы кешегә”
“Кайда шуны укып чыктың?”
“Челтәр сәхифәсендә.
Күп ата-аналар әле
Бу мизгелләрне көтә...”
“Мәчене койрыктан тартма,
Нәрсәне күрдең, сөйлә”
“Кичә, урамнан барганда,
Күрдем бер яшь малайны.
Ул шалтраткыч урынына
Кулда тотты китапны!”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез