РФ
Рашид Фәттәх
23 сентябрь, 2025 ел

Нәрсә ул милләтчелек

Нәрсә соң ул милләтчелек, нишләп
Аны кирәк кысып басарга?
Һәм ник ул дөнья өчен зыянлы?
Ике сүздә хәзер аңлатам.

Милләтчелек – ул фикерләү, кайда
Синең милләт кенә иң яхшы.
Череп беткән, ямьсез, пычрак канлы,
Суалчанлы инде калганы.

Кайчан син барасың, үтерәсең
Һич гаепсез ирне-хатынны.
Чөнки алар, имеш, бозып тора
Синең “бөек”, “яугир” халыкны.

Менә, нәрсә соң ул милләтчелек,
Ходай сакла безне анардан.
Насыйп булмасын һәммә кешегә
Милләтчеләр кебек уйларга!
Уникаль идентификатор: 2309252781
2
0
22
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез