Илле ел элек сәвит дәүләте
Ярдәм итте Япун иленә.
Урманны, газны, ташны, күмерне
Сата иде сумга-тиенгә.
Сиксән еллар элек Америка
Бомба аткан Япун иленә.
Ике ташлау белән шактый санлы
Халык вәкилләрен үтергән.
Нәтиҗәдә, безнең илебезгә
Санкцияләр салды япуннар.
Ә АКШ белән хезмәттәшләр,
Икътисади дуслар булдылар.
Шулай чынбарлыкта да – ярдәм ит
Кайберәүгә, ташлап китәрләр...
Битенә беркат бәр – синең белән
Бергә эшләп, тату яшәрләр...
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
RŞ
26 декабрь, 2025 ел
Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне "ярдәм иттең – хыянәт иттеләр" дигән схемага гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Тарихны эмоцияләр аша түгел, фактлар аша карау дөресрәк булыр иде.
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез