Хөрмәтле Рөстәм абый, һәм барсы
Кем тәнкыйтьли минем иҗатны.
Бераз уйлап торгач, бу минутта
Язам сезгә андый җавапны:
Беркемгә сездән усаллык тотмыйм,
Мин иманлы, яхшы, беләсез.
Тик холыгым тәнкыйтьне яратмый,
Хәтта түзә алмый, күрәсез...
Киңәшләрегез кызык, акыллы,
Һәм файдалы, аны беләмен.
Тик, тәнкыйть сүзен укыгач, шулчак
Шырпы сыман янып китәмен...
Мин әле яшь егет, унсигездә,
Бәлки, холык белән үсмәдем...
Кискен карамагыз миңа, мин бит
Тормышны да артык белмәдем...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез