РФ
Рашид Фәттәх
11 февраль, 2026 ел

Өзү алдында

Әгәр телисең бер кеше белән
Мөнәсәбәтләрне бозарга,
Тәкъдим итәм бу адым алдында
Бер утырып, әзрәк уйларга:

Ә шул кешегә рәхәт булырмы
Сөйләшүне кинәт өзүдән?
Мөнәсбәтне бозгач, ул зыян
Китермәсме сезнең гомергә?

Башта бу ике сорау өстендә
Яхшы кирәк уйлап алырга,
Анардан соң гына, нишләтергә
Сөйләшүне, карар кылырга.
Уникаль идентификатор: 1102262859
1
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез