АГ
Алсу Галеева(Сафина)
13 апрель, 2026 ел

Сиртмә койрык

АЛСУ ГАЛЕЕВА

Сиртмә койрык, сиртмә койрык
килеп кунды ботакка,
койрык селкетеп алды да,
очып китте кунакка.

Кунакка барам очып
Язгы һаваны кочып.

Сиртмә койрык, сиртмә койрык
барып җитте кунакка,
кунакта ашка дәштеләр
"килеп утыр түр-башка"

Кунакка барам очып
Язгы һаваны кочып.

Сиртмә койрык, сиртмә койрык
"ни таратып йөрисең?
Кыш көнендә аш пешкәндә
нигә килеп кермисең?"

Кунакка барам очып
Язгы һаваны кочып.

«Кайттым туган якларга,
Кышладым мин еракта,
Миңа салкын килешми,
Аяк, томшыгым өши»

Кунакка барам очып
Язгы һаваны кочып.

Сиртмә койрык, сиртмә койрык,
Без бит сине сагындык,
Кайтканыңны белгәчтен дә
Иртәдән ашны салдык.

«Мин өйгә кайтам очып
Язгы һаваны кочып.
Мине көтәләр өйдә,
Өйдә урыным түрдә»
Уникаль идентификатор: 1304262883
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез