АГ
Алсу Галеева(Сафина)
23 апрель, 2026 ел

Хәтерлим мин әле сабый чагым...

АЛСУ ГАЛЕЕВА
Хәтерлим мин әле сабый чагым,
Тәүге китап, «Әлифба»ны ачтым.
Тәрбияче биргән дәресләрне
Түземсезлек белән көтеп алдым.

Иҗек ялгап сүзләр тезгән чагым,
Һәрбер биттән гыйлем алган чагым,
Ә диварда, диккать белән шунда,
Миңа Тукай карап торган чагы.

Ул бер сурәт: дулкын-дулкын чәчле,
Бар башында тагын кәләпүше,
Изү ягын бизәп тора бер бант,
Кәттә шундый, балкып тора йөзе.

Саклап торган гүя дәресемне:
— Укы бала, гыйлем эстә сабый.
Син зур үскәч, минем кебек, бәлки,
Шигъри каләм үз итәрсең, җаный.

Туган телне бәйләп йөрәкләргә,
Апрель саен Тукай эндәшә.
Тел сагында әле син бүген дә,
Татар йөрәгендә гел яшә.
14.04.2026
Уникаль идентификатор: 2304262885
2
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез