Матбугат хезмәткәрләре,
бүгенге көн белән сезне
ихластан котлыйсым килә,
менә әле үземнең дә
кулым каләмгә үрелә.
Һәрвакыт сез эзләнүдә,
каләм яза, армый бер дә.
Яктыртып алдан барасыз,
дөреслек, хаклык артыннан
кайда гына сез булмаган.
Җиңел түгел хезмәтегез,
зурдан сезгә хөрмәтебез.
Дөньялыкка өмет белән,
Һәркөн изге теләк белән
күңел биреп эш эшлисез.
Көч-куәте артып торсын,
язган каләм язып торсын,
уңышларыгыз күп булсын,
барган юллар данлы булсын,
татар телендә укучы
һәр көн саен туып торсын.
(Алсу Галеева)
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез