Röstäm Şakir
25 август, 2026 ел

Сайлау алдыннан

Сәясәтчеләр сәхнәгә менәләр,
Татлы сүзләр ява телләрдән.
«Халык өчен!» — диләр елмаеп,
Әйтерсең лә, халык өчен туганнар.

«Халык безгә бик тә кадерле», — дип,
Вәгъдәләрен тезеп салалар.
Сайлау үтеп, тавышлар тынгач,
Күп сүзләрен кинәт оныталар.

Берсе алтын таулар вәгъдә итә,
Берсе бәхет сата капчыклап.
Вәгъдәләрнең җиле генә кала,
Кәгазьләр дә оча тузанда.

Креслолары йомшак, сүзләре каты,
Халык тормышын сөйли һәрберсе.
Бер көн генә халык булып яшәп,
Татысыннар тормыш тәмен дә.

Микрофоннар сүнгәч, заллар тына,
Сәхнәләр дә кала буш кына.
Ә халыкның гади теләкләре
Кала һаман шул ук урында.

Сәясәтче китә — икенчесе килә,
Исемнәре генә алышына.
Ә халыкка кирәк гади тормыш:
Тынычлык, ирек һәм хакыйкать.
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 2508262907
1
0
11
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез