Таң ата да кич җитә,
Тормыш шулай үтеп китә.
Кичә генә бала идек,
Бүген инде гомер үтә.
Күпме хыял күңелләрдә,
Күпме сүзләр телләрдә.
Үткәннәрне кире кайтарып,
Булмый икән бер мәлдә.
Еллар ага, судай ага,
Вакыт бер дә туктап тормый.
Күңел һаман яшь булса да,
Гомер безне көтеп тормый.
1
0
5
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез