Әй күңелем, син сайрар кош. Оч әйдә, оч киңлектә!
Бу тормышның гүзәллеген сөеп туймаслык бер дә.
Ник соң күңелем сайрамый? Кояш та юк, төн генә.
Сугыш дигән афәт атлый; түз йөрәгем, түз генә...
Алда кыя, аста упкын, утлы еллар башланды.
Зәхмәт җиле кагылмаган бер кеше дә калмады.
Җир актарып, кан чәчрәтеп сугыш килде илемә.
Бу зәхмәтле кара елан агу чәчте күгемә.
Дошман явы аерганда калган балалар елап.
Газиз анасы каршында тормый солдат сулкылдап.
Җан кыбырсый, изүеңне ертып ташларга җанвар.
Күпме ятим газап чигә, каерылган канатлар.
Җәһәннәм ишеген ачып ерткыч упкынга төртә.
Сабыйларның канын эчеп фриц тәмәкесен тетә.
Рәхимсез тормыш арбасы ачлыкка кысып төргән.
Икмәк исе дә кадерле, гәрчә тик төштә күргән.
***
Күпме йөрәк өзгәләнде, сызланды сугыш диеп.
Күпме еллар үтеп китте күңелне кыйнап, төеп.
Бәхетле киләчәк өчен түләнде гомер хакы.
Эхх туганнар, ватандашлар, хәтерлә илем халкы!
Утлы табада биетеп, таш түгел — дары ява.
Ни өчен соң Җир шарында сугыш орлыгы калка?!.
Җир Анабыз иңгә-буйга күпме тапкыр үлчәнгән,
Нәфесен тыймас кешедән яралары тетрәнгән.
***
Каһарманнарның йолдызы чыңлый әле бүген дә,
Мәңгелек утның ялкыны буыннар хәтерендә.
Сигез дистә — күпме гомер... Җиңү язы һавада;
Шайтан туе туймас кебек, уйный әле һаман да...
Вәсвәсәнең җир өстендә тынмаслыгы билгеле,
Ара-тирә сырып ала, чүп үләне шикелле.
Әй кеше, син КЕШЕ булып кайчан яши аласың;
Тынычлыкның зур әләмен кайчан түшкә кагасың?
Алсу Галеева 02-03.04.2025
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез