Изге Җирем — син бишегем, авырсынма һич безгә,
Мәңге, мәңге, мәңгелеккә түгел дөнья, бер көнгә!
Янартау атыр дигәнме — Помпеи нигез салган?
Кабатланып, тарих янә, лава астында калган.
Таш та ява, җир убыла, су да йота кешене:
Фани дөнья мәңгелеккә чакырмаган беркемне.
Җиде күкнең арасында Мәңгелек йорт беленә;
Калган дөнья, бишек булып, башкаларга тирбәлә.
Җиде күкләрнең катына үтәсе юллар баскыч.
Гамәл янчыгы серләре булса иде соклангыч.
14-16.04.2025 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез