АГ
Алсу Галеева(Сафина)
17 апрель, 2025 ел

Кыргый сөйләм

Авыл, шәһәр өйләрендә
Көпә-көндез ут яна,
Сандугачым сайрамагач,
Моңлы аһәң югала.

Кая булган моңлы авыл,
Кая шәһәр көйләре.
Шакмаклы Алисә көйли
Бүген татар өйләрен.

Туган җирдә, кыргый сөйләм,
Өнемме бу, төшемме?!
Әңгәмәдә сүз әйтерлек
Әллә соңгы көнемме?

«Әннә» диеп әйтсә сабый,
«Әнием» дисә бала,
Хафаланган йөрәгемә
Бал да май булып ята.

Авыл, шәһәр өйләрендә
Татар гаиләсе яши.
Сөйләшмиләр туган телдә
Шуңа җанкаем өши.
15-16.04.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 1704252466
3
0
52
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез