РФ
Рашид Фәттәх
18 май, 2025 ел

Тик ток турында.

Ата-аналар, әгәрдә сезгә
Кирәк кая булса барырга,
Ләкин, сезнең газиз балагызга
Туры килә өйдә калырга,

“Ничек каты ул йортны җимерер!” –
Уйламасын өчен, гомумән,
Шалтраткычына Тик-Ток куегыз,
Һәм барыгыз тыныч юл белән.

Кайткач, күрерсез, бөтенесе дә
Әйбәт булыр өйдә, алдамам.
Балагыз урыныннан да тормас –
Төрле нәрсә карар краватта.

Күпмегә ул ысул җитә, белмим,
Үз тәҗрибә белән мин әйтәм:
Балагызның бөтен фикерләрен
Тик-ток алыр тугыз сәгатькә!
Уникаль идентификатор: 1805252470
5
0
53
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез