РФ
Рашид Фәттәх
19 май, 2025 ел

Һәр тел матур!

Дөньяда һәр тел үзенчә матур,
Ачып тора кеше моңнарын.
Сөйләү вакытында тирә-юньгә
Чәчеп тора кояш нурларын.

Дөньяда һәр тел үзенчә көчле,
Мускул белән түгел, әсәрдә.
Чөнки, һәрбер телнең тарихында
Ята меңләп шигырь, хикәя.

Дөньяда һәр тел үзенчә камил,
Һәрбер телне кирәк сөяргә!
“Татар, урыс, чуваш, мари, якут –
Газиз телләр!” – кирәк дияргә!
Уникаль идентификатор: 1905252471
6
0
55
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез