Кешенең өч эчке дошманы бар:
Ул ялкаулык, нәфрәт, борчулар.
Шул дошманнар, вакыт үткән саен,
Эчке яктан аны ашыйлар.
Иң беренчесе – ягъни, ялкаулык,
Өлгерешкә сала зыянны.
Күп эш эшләргә мөмкинлек бирми,
Таләп итә озак ялларны.
Икенчесе – ягъни, нәфрәт хисе,
Җәмгыятькә, бөтен дөньяга.
Аның белән яшәгән кешеләр
Һәр нәрсәгә каты зарлана.
Өченчесе – ягъни, борчылулар,
Вак әйберләр өчен, һәрвакыт.
Ул кешенең йөрәген алҗыта,
Һәм бетерә соңгы нерваны.
Әгәрдә син телисең сиксән ел
Бәхет-шатлык күреп, яшәргә.
Тырыш бу зыянлы өч дошманны
Үз эчеңдә башта җиңәргә.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез