Ике байрак өскә күтәрелгән,
Икесе дә җилдә тибрәнә.
Алар янында торган кешеләр
Елмаялар, матур көләләр.
Кулда төрле чәчәк балкып тора,
Сарылары, алсу, кызылрак.
Кайбересе башын төшергәннәр,
Җиргә карап бераз моңсурак.
Бөтен укытучыларга оча
Йөз-меңләгән рәхмәт сүзләре.
Кайберсенен шуннан тулып тора
Шатлык яше белән күзләре.
Бүген безнең чыгарылыш көне,
Укучылар өчен тантана.
“Ниһаять, җәй, хәзер ял итәрбез!”
Кычкыралар бөтен балалар.
Хөрмәтле безнең мөгаллимнәр, без
Онытмабыз сезне, гомумән!
Бөтен сыйныфлар белән теләрбез
Бәхет-шатлык сезнең гомергә!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез