МА
Марат Аббясов
25 май, 2025 ел

Кунакханә

Биредә яшәү урыны - кунакханә,
Һәрберсенә бар аерым бүлмә.
Үз чикләрендә генә адәм - хуҗа,
Тышта исә кылана әмән ханбикә.

Кардәш кырын карый кардәшенә,
Аның малына кызыгып кына читтә.
Эчке дөньясы кайнап бетмәгән әлдә,
Начар уйлар утын саладыр эченә.

Чыннан да, тыштан матур итеп күренә
Кешегә таныш булмаган ят бүлмә.
Аның бүлмәсе охшаган байныкына,
Бик тә мул тормыш кайный икән анда.

Ике фәлән дуслашып йөргән хәлдә
Берсе икенчесеннән бер файданы көтә.
Шул дуслык тора үзара мәнфәгаттә,
Өмет итеп булмый риясыз мөгамәләгә.

Яхшы эшләрдә дә кумлык өстен чыга,
Эш бирүче бүлмәдәшне баш итеп куя.
Гади әдәмнәргә карата әмән теге манара,
Мөнәсәбәтен төзи вертикаль рәвештә.

Әлбәттә инде төрлесен яшәтә кунакханә,
Эт тә, бүре да, адәм дә бар мәмләкәттә.
Кызганычка, күбесе кунак булуын оныта,
Шуның өчен башыбызга зур төшә бәла.
Уникаль идентификатор: 2505252477
5
0
58
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез