РФ
Рашид Фәттәх
10 июнь, 2025 ел

Имтихан турында

Бүген, җәйнең унынчы көнендә
Соңгы имтиханым үтәлгән.
Һәм хәзер мин сизүләр турында
Сезгә телим әзрәк сөйләргә.

Ике сүздә: озак һәм катлаулы,
Күз яшьләрне, әйтик, түгәрлек.
Ике ел буе алар туктаусыз
Тиңкә тиеп, башны тетрәтте.

Көне-төне күз алдында өч фән,
Баш күтәрми, аны укыйбыз.
Башка кызык фәннәр өлкәсеннән
Бернинди дә белем алмыйбыз.

Ата-ана белән кычкырышлар,
Мөгаллимнәр белән ызгышу.
Биремнәрнең төзүчеләренә,
Биремнәргә каты орышу.

Ике атна нәтиҗәне көтү,
Аны күреп көлү, я елау...
Кыскача, бернинди якты хисләр
Китерми шул егэ-имтихан...
Уникаль идентификатор: 1006252489
4
0
25
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез