Бервакыт, урамнан барып,
Ял итәргә утырдым.
Кинәт кенә, күзләремдә
Бер кызчык пәйда булды.
Күзәтә мине почмактан,
Күзне алмыйча, карый.
Минем бөтен нерваларны
Карашы белән ашый.
“Нәрсә кирәк соң анарга?” –
Үземә бирәм сорау.
Мизгел саен, күпкә күбрәк
Борчылырга тотынам.
Ә ул, мине сөзеп, карый,
Теләми күз алырга.
Берничә мизгелдән, инде,
Бу хәл мине туйдырган.
“Нәрсә кирәк, ник карыйсың?” –
Килеп, сорыйм анардан.
“Юк, мин хәзер күпме вакыт
Теләгәнмен сорарга”
Шигырьләрем башка урында:
Telegram: https://t.me/tatar_shigriyat
ВК: https://m.vk.com/fattakhras
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез