РФ
Рашид Фәттәх
13 июнь, 2025 ел

Битараф җавап

Әгәрдә, дустым, телисең
Тыныч кына торырга,
Тырыш фикер-җавабыңда
Битарафрак булырга.

Мәсәлән, әгәр сорыйлар
“Ничек син бу кешегә
Карыйсың?”, я “Берәр нинди
Аныңбар кимчелекләр?”

Бу чакта шулай җавап бир:
“Минемчә, гади адәм.
Кимчеклекләре турында
Колагым ишетмәгән”

Чөнки, әгәр син әйтерсең,
Имеш “Бу кеше – сарык!”
Анарда сиңа карата
Нәфрәт хисе уяныр.

Ә кайбер кеше гомердә
Абруйда күтәрелә.
Начар сүзләр әйтүчегә
Шунардан соң үч итә.
Уникаль идентификатор: 1306252491
3
0
13
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез