РФ
Рашид Фәттәх
21 июнь, 2025 ел

Кызык әйтемнәр

Бүген без дусларым белән
Кызык итеп сөйләштек.
Урыс телнең әйтемнәрне
Бергә тәрҗемә иттек.

“Алия бер ашханәдә
Шундый бәяләр күрде!
Ничек ул әйтә, күзләре
Маңгайга аның менде!”

“Рәвил, кайчан Морат миңа
Йөз ун сумны кайтырыр?”
“Уйлыйм, теге көндә, кайчан
Кысла тауда сызгырыр“

“Мин күпкә азрак алганмын,
Син саннарны бутама!
Анда йөз мең айга, Рифат,
Чебеннән фил ясама!”

“Мин, Рәсимә, бәйге өчен
Шуның кадәр кайгырам!
Кулларым тетрәнә, имеш
Энәләрдә утырам!”

“Камилә, кая җыендың?
Чыгып булмый урамга!
Күкләр күкри һәм яңгырлар
Чиләктән сыман, ява!”
Уникаль идентификатор: 2106252502
2
0
18
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез