“Рәсим, нигә син ачуланасың?
Мәшәкатьләр чыкты эшеңдә?
Яки, бүген, әзрәк начар йоклап,
Берәр нәрсә күрдең төшеңдә?”
“Юк, Камилә, мине башка нәрсә
Беләсеңме, ничек туйдыра!
Кешеләрнең һәрбер аралашу
Шул мәхәббәт, сөю турында!
Урамнардан узып, ишетәсең,
Имеш: “Сәләм, минем сылукай“
“Үзеңне кочаклап, үбәр идем”
“Син кояшым, алтын җаныкай”
Яратырга кирәк, мин килешәм,
Әмма тиеш чама булырга!
Нәрсә, ярамыймы сөйләшергә
Башка кызык нәрсә турында?
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез