РФ
Рашид Фәттәх
22 июнь, 2025 ел

Шәп капкачы.

“Кара, малай, без шәһәрдә
Сораштыру ясыйбыз.
Футбол төркеме турында
Фикерләрне тыңлыйбыз.

Нәрсә син әйтә аласың
Үз төркемең хакында?”
“Анда бөтен уенчылар
Бигрәк начар уйныйлар.

Менә, Сәлимхан, хөҗүмче,
Бертапкыр эләкмәде.
Рүзәл иң кирәкле чакта
Маратка пас бирмәде.

Нурихан – кыек аяклы,
Дөрес итеп һич бәрми.
Афәрин капкачы гына,
Бер тупны да җибәрми”

“Менә, ничек? Шәп капкачы!
Нинди аның исеме?”
“Сез нәрсә, аны белмисез?
Ул бит Булат – мин, инде!”
Уникаль идентификатор: 2206252511
1
0
27
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез