Беркөнне минем бүлмәгә
Энем Нуркасыйм керде.
Аның кулында зур таяк,
Күзләрдә учак иде.
Шул ук вакыт калтырандым,
Урындыгымнан тордым.
Төрле бәядә үземне
Якларга карар кылдым.
Җиңнәремне сызгандым да,
Ике тапкыр суладым.
Өстәлдә яткан китапны
Ике кулыма алдым.
“Әйдә, ташлан миңа, Касыйм!” –
Кычкырганмын анарга.
Ул: “син нәрсә, Фәрит, шаштың?” –
Сәер карап, сораган.
“Мин чакырырга теләдем
Сине безнең бакчага.
Һәр почмакта үсеп торган
Кычытканны сугарга“
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез