РФ
Рашид Фәттәх
22 июнь, 2025 ел

Төшкерде...

Бервакыт энекәш белән
Үз бүлмәмдә утырдым.
Кызык булган әсәрләрне
Утырып, укып тордым.

Кинәт, тавыш ишетелде,
Идән, түшәм тетрәнде.
Аска төште һәм ватылды
Диварның сурәтләре.

Тәрәздә ярык күренде,
Сынган аның пыяла.
Өстәл, әйберләр, тартмалар
Идәнгә бергә ауган.

Ишектән чыккач, сорадым
“Нәрсә булды?” – әнидән.
Ул: “мөрәҗәгать итмәгез,
Әти төшкерде” – дигән.
Уникаль идентификатор: 2206252513
1
0
27
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез