Бүген без дусларым белән
Бергәләшеп утырдык.
Урыс телнең әйтемнәрен
Татарча әйтеп куйдык.
“Мостафа әле һаман да
Аралашырга килми.
Үзенең әти-әнинең
Курай астында бии”
“Айдар, ярамый урларга,
Ришвәтләрне алырга.
Менә шуны, зинһар өчен,
Ярып куй борыныңда!”
“Рамил сүз бирсә, үтәми,
Ышансаң аңа, алдый...
Кыскача, намусны сизми,
Сүзләрне җилгә ташлый”
“Дамир, үзенең турында
Ялганлыкны сөйләмә!
Акыллы булган кешегә
Тузан күзгә җибәрмә!”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез