РФ
Рашид Фәттәх
24 июнь, 2025 ел

Валчык турында

“Рәвил, син нәрсә, валчыкны
Ашарга яратасың?!
Кешенең күзендә берәр
Фәкыйрь булып торасың!”

“Миңа, Зәйнәп, һич барыбер,
Нәрсә уйлар кешеләр.
Мин бары тик, шулай итеп,
Ризыкны хөрмәт итәм.

Чөнки, кайбер илләрдә бер
Валчык тора алтындай.
Бездә кешеләр, ашагач,
Йөз валчыкны ташлыйлар”
Уникаль идентификатор: 2406252524
1
0
13
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез