РФ
Рашид Фәттәх
24 июнь, 2025 ел

Имансызга

Имансызга берничек тә булмый
Избатларга Ходай барлыгын.
Күпме дәлил китермә, барыбер
Ялган уйларында ул торыр...

Сирәк чакта гына имансызлар
Киреп китә дингә бервакыт.
Гомер ахырына кадәр яши,
Ходай барлыгына ышанып.
Уникаль идентификатор: 2406252525
1
0
12
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез