РФ
Рашид Фәттәх
28 июнь, 2025 ел

Мәскәү сурәте

Беркөнне дускаем белән
Шалтраткычта утырдым.
Аның иске язылышу
Тарихын укып тордым.

“Әйдә, сурәткә төшәбез?” –
Тәкъдим итте ул миңа.
Мин Сибгат белән килештем,
Һәм утырдым якынрак.

Килеп чыккан сурәтләрне
Бергә, көлеп, карарга
Шунардан соң без кергәнбез
Аның галереяга.

Күрәм, бер көндә ике мең
Биш йөз сурәт ясады.
Мин анардан: “бу нәрсә?” дип
Күз акайтып, сорадым.

“Фәрит, син сурәтләремнең
Санына гаҗәпләнмә.
Бу мин әти-әни белән
Кичә бардым Мәскәүгә”



P.S. Кичә бастырырырга теләдем, мөмкинлек булмады
Уникаль идентификатор: 2806252541
1
0
14
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез